Башың эшләмәсә… арт саныңа көч төшә, дигән әйтемне барыбыз да беләбез бит инде. Шушы әйтемгә туры килгән хәл турында бәян итәбез – бәлки, кайберәүләр укып, гыйбрәт алыр. Тик бу юлы алданган егетнең арт санына түгел, кәшилүгенә көч төшкән. Ләкин егет моны аңлаганда соң булган шул инде.
Эш болай булган: Октябрьский шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек егет интернетта танышу сайтында мавыктыргыч төнге ял тәкъдименә юлыга. Егет сайттагы кызларның берсен ошата. Кызның исеме дә бик матур – Милана. Озак уйлап тормый, егет күрсәтелгән телефон буенча шалтырата һәм Милананы свидәнҗәгә чакыра. Әмма кыз алдан аванс түләмәсәгез, килмим, ди. Һәм 8 мең сум сорый. Егет планнарыннан баш тартырга уйламый , шуңа күрә кыз күрсәткән исәпкә сигез меңне күчереп тә куя.
Күпләр”Милана, акча алгач, егет янына килеп җиткәндер” дип уйлый торгандыр. Юк шул, дуслар. Төнге “күбәләк” егеттән страховка сыйфатында тагын да 30 мең сум сораган. Егет бу сумманы да күчергән. Менә шуннан соң кыз элемтәгә чыгудан туктаган. Ә егет акчасыз ялгызлыкта торып калган.
Чыганак: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2022-02-18/bashy-eshl-m-s-2698430