Язга аяк бастык. Гүзәллек, мәхәббәт һәм җылылык бәйрәменә кадәр аз гына вакыт калып бара. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан танылган гүзәл затларыбыз турында сөйләштек.
Ризат Рамазанов:
– Егет чагымда үземнең әни шикелле хатын-кыз белән кавышырга теләдем. Һәркем өчен үз әнисе һичнинди кимчелекләре булмаган, иң яхшы, иң уңган гүзәл зат бит инде, мин дә шулай уйлыйм.
Казан мәдәният институтында укыганда, бездә Нәҗибә апа Ихсанова «Театр сәнгате»н алып барды. Төркемебездә 4 егет, 10 кыз идек. Шулай, дүртенче курста укыган чак булды микән, бүлмәне җыештырырга керештек. Кызлар сәхнә идәнен юа, без су ташып, чүп түгеп йөрибез. Шунда Зинирага күзем төште. Башка кызлар җирәнеп, «уф»ылдан, пирчәткәләр киеп кенә юган була, ә Зинира идән чүпрәген әйбәтләп сыкты да бөтен җирне ялт итеп юып та алды. Иң беренче кулларына күзем төште. Белмим, нигә алайдыр, әмма мин хатын-кызларның кулларына игътибар итәм. Зинираныкылар шулкадәр матур, нәфис иде. Шундук гашыйк булдым, кыскасы.
Зинираны, иң беренче чиратта, балаларымның әнисе булганы өчен хөрмәт итәм. Аларны да, мине дә чиста, пөхтә итеп киендереп, гел тәртиптә тота ул. Минем күптәннән кибеткә барып, кием алганым юк. Барысы өчен Зинира җаваплы. Өйләнгәнче мин парфюмның нәрсә икәнен белми идем диярлек, хәзер һәр очрак өчен – аерым ислемай минем. Зинираны зирәк, вакытында әйтелгән киңәшләре өчен дә хөрмәт итәм. Ул кешеләрнең нинди булуын яхшы чамалый. Мин кайберәүләр турында: «Менә бу – бик яхшы кеше, аңа ышанырга була», – дисәм, игътибарлырак булырга куша. Аннан күпмедер вакыттан соң ул кешенең чын йөзе ачыла. Зинира – гади, үз кеше. Менә шуңа күрә дә яратам мин аны.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/76103/