Коляскада гына хәрәкәтләнәчү Гөлзада Харисова: Елап утырып булмый

Мөслим районының Метрәй авылында гомер итүче Гөлзада Харисова әнә шулай ди. Бүген ул коляскада гына хәрәкәтләнә. Әмма шуңа карамастан, бар эшне үзе башкарырга тырыша. Ризыгын да пешерә, өен дә җыештыра.

Бәхетсезлек аны 23 яшендә эзләп таба. Туган авылына кайтканда, юл фаҗигасенә очрый ул. Кызның умыртка баганасы сына. Гөлзада урынга калгач, янәшәсендә гел әнисе була. Авырлыкларны бергәләп күтәрәләр. Култык таягы белән йөри башлаганчы, 4 ел урын өстендә ята ул.

– Розалия исемле апам бик булышты. Хастаханәдә мине табиблар бөтенләй карамаган булган. Тәннәрем бозылып беткән иде. Үләм дигәндә, шул апам Казахстанга алып чыгып китте. Андагы табиблар тәнемне чистарттылар, үлемнән алып калдылар, – ди искә ала Гөлзада апа.

Сызланулар, әрнүләргә түзәргә туры килә кызга. Гөлзада яңача яшәргә өйрәнә. Башка авыруларны күргәч, үз хәленә шөкер итә. Таякка таянган килеш тегүчелеккә укырга керә. Белем алып кайткач, бөтен авылга тегү тегә. Кайчак авырлы ханымнарга күлмәкләр дә тегеп бирә. Шул чакта бала сөю хыялы да барлыкка килә. Насыйбы булгач, кияүгә дә чыга. Авылдашы Рәис белән гаилә коралар.

Дөрес, Гөлзада башта каршы килә. Сәламәтлеге булмагач, кияүгә чыгу турында уйламый да. Нинди хуҗабикә килеп чыксын аннан? Ярдәм итә алмаячак бит ул иренә. Рәисе исә аптырап тормый: «Өйдә йөри алсаң, миңа шул җитә», – дип җавап бирә.

Табиблар бала табарга ярамаганын кат-кат кисәтсә дә, Гөлзада бәбигә узып куя. Авыру кешенең, җитмәсә таякка гына таянып йөрүче хатын-кызның бала таба аласына ышанмаучылар табыла. Бер табиб Гөлзадага баласын алдырырга куша. Ризалаша ул. Үзен дә йөртергә кирәк бит! Ә озакламый тагын авырга уза! Менә шул чакта Розалия апасы киңәш бирә.

– Вакыт үтәр, әни дә булмас, туганнар да калмас. Ялгызыңа читен булыр. Тормышта ярдәмче кирәк, – ди ул аңа.

Бала күтәрү җиңел булмый. Гөлзада 43 яшендә әни булу бәхетен татый. Әнисе дә шул яшьтә тапкан була аны.

– Башка әниләр кебек баламны кулымда йөртеп үстерә алмадым. Кулларымда йоклатмадым. Улым тыныч булды. Елап интектермәде. Әле ярый тапканмын, дим. Мин гел кем өчендер дип яшәдем. Баштарак улымны үстерсәм иде, дип теләдем. Хәзер оныкларны сөеп туя алмыйм. Шул балалар өчен яшәсәм иде, дим. Рәис абыегыз да ныклы терәк булды. Тормышта төрле хәлләр килеп чыкса да, сабырлык барысын да җиңде, – ди ул.

Гөлзада апа 40 еллап таяк белән йөри. Аякларының бөтенләй көче калмагач, коляскага утыра.

– Мин авыру дип елап утырып булмый. Янәшәдә ярдәм итәрлек кешеләр булу аркасында, мин гел яшәргә омтылдым. Башыма әллә нинди уйлар килмәде. Үземә карата кимсетү сүзләре дә ишеттем. Таяк белән йөргәнемнән дә көлделәр. Әмма шөкер, кеше сүзенә карамадым, – ди ул. – Минем – үз тормышым. Аллаһы Тәгалә сынау бирсә дә, бәхетен дә кызганмады. Улым, киленем, оныкларым бар. Рәисем ярдәм итеп тора. Миңа тагын ни кирәк соң? Сәламәтлек булсын иде. Калганын коляскада килеш тә булдырып була икән!

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/03/77950/

Бәйле