Украинадагы махсус операция барышында 23 яшьлек Түбән Кама егете һәлак булган

-- Лейла

Контракт хезмәте рядовое Антон Тедиков 1999 елда Түбән Кама районының Городище авылында туган. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң «Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә» укырга кергән.

Хәрби хезмәтне Уссурийскта уза, шуннан соң хәрби контракт төзи һәм 2022 елның 6 гыйнварында Белогорск шәһәренә җибәрелә. Монда ул күчмә Икмәк заводының тәэмин итү бүлеге машина йөртүчесе булып хезмәт куя.

Антон Тедиков белән хушлашу тантанасы 6 июльдә Түбән Каманың Җиңү монументы янында булачак, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

Бәйле