Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Чүпрәле районы егетләре Россия Президенты Указы нигезендә дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәннәр, дип яза “Туган як” газетасы.
Чүпрәле районы башкарма комитетның утырышлар залында, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Чүпрәле районы солдатларының гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды.
Чүпрәле районыннан махсус операция вакытында җиде хәрби: Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Игорь Аръяхов һәм Михаил Чашкин, Яңа Элмәле авылыннан Андрей Годунов, Хорновар-Шигали авылыннан Илья Денисов һәм Олег Ильбеев, Яңа Чәке авылыннан Денис Исаев, Коршанга-Шигали авылыннан Иван Павлов һәлак булды.
Чарада хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык орденына тәкъдим ителгән геройлар: Илья Денисовның әнисе Зинаида Николаевнага, Олег Ильбеевның һәм Денис Исаеевның тормыш иптәшләре Екатерина Сергеевнага һәм Светлана Сергеевнага дәүләт бүләкләрен район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин тапшырдылар.
Район башлыгы ил тынычлыгы, халык иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган солдатларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын әйтте. Ватанпәрвәр ул үстергән әти-әниләренә рәхмәт сүләрен әйтте. «Каһарман райондашларыбызның якты истәлеге мәңге хәтердә калачак!»,- диде Марат Гафаров.
Радик Төхфәтуллин, шулай ук, гомерләре бәрабәренә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатларның әти-ниләренә хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
Илья Денисов, Олег Ильбеев һәм Денис Исаеев күрсәткән батырлыклары өчен тәкъдим ителгән Дәүләт бүләге Указын Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 9 июнендә имзалаган.