Кабак бавыр белән бөергә файдалы

-- Лейла

Бакчада ут янып утырган кабакның шифасы әйтеп бетергесез. Аның йомшагында, төшләрендә сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар, аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза, табигый кислоталар бар. Кабак фосфор, кремний тозлары, бакыр, В, С витаминнарына да бай. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүне булдырмый.

Үзе һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас.

Бөердәге таштан. Кабак суының бөерләрдән вак ташларны һәм комны чыгаруы фәнни яктан дәлилләнгән. Кабак суы ялкынсынуны киметә, сусауны баса, бәвел кудыра.

Суалчаннарны бетерү өчен. Киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз.

Үт куыгы ялкынсынган вакытта. Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынуы вакытында өйдә «кабак сөте» эчү файдалы. Аны җиңел генә әзерләргә була. 50 г чистартылган төшкә су (80 мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез. Аннары файдалы «сөт»не ач карынга эчегез.

Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250–500 г орлыкка 0,5–1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле