“Без — Россия халкы, Татарстан! Битараф калырга тиеш түгелбез!” [видео]

-- Лейла

Актаныш районыннан өлешчә мобилизациягә эләккән Илсур Зәкиев Русия сәясәтен яхшы белә күрәсең.

– Без Россия халкы бит: шунда яшибез, Татарстан шуның составына керә! Без качып ятарга тиеш түгел! Куркыныч яный икән, нигә әле битараф калырга?! Без барабыз! Җиңеп кайтабыз! — ди ул әңгәмә биргәндә.

Актанышлар сөйләгәч, белеп сөйлидер инде, кайчандыр алардан чыккан бөек шәхес тә татарларга суверенитет алабыз, Президент буларак якларга, сакларга сүз бирәм дигән иде…

Бәйле