ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты Винера Ганеева булды. Ул ире Камил абыйның соңгы көне турында сөйләгән.
«36 ел яшәп, өч сәгать эчендә Камилемне югалттым. Көн гадәттәгечә башланды: мин эшкә институтка, ул театрга китте. Дүртенчеләрдә өйгә кайтам дип хәбәр иттем, ул әле дусларына кереп чыгам диде. Дуслары эссе сауна, мунча яккан булган. Камил эссене яратмый иде, мунчага да вакыт узгач кына керде. Монда мунчада үзе генә калган булган. Миңа шалтыратып «Камил абый монда, ул үлде», дип әйттеләр, без энем белән шул йортка киттек. Калтырата башлады, ышанмадым. Мин аскы катка төшкәндә, ул ләүкәдә ята иде. Шулвакытта ничек исән калганымны аңлата да алмыйм», — ди Винера Әхәт кызы.
Җырчы сүзләренчә, беренче ел бик авыр булган. Аңа ике иптәш кызы ярдәм итеп, саклап торганнар.