- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы Илмира Нәгыймова тагын ял итәргә киткән. Монысында кем белән кай тарафка ял итәргә баруын ул сер итеп сакламаган.

Җырчы социаль челтәрдә серле генә: «Бер хыялың чынга ашкач, син икенчесе артыннан барасың… Иртәгә барысын да күрерсез,» – дип язган иде. Күрдек. Бүген ул Дубайда дус кызы белән ял итә.
«Ниһаять, дуслар, күптәнге хыялым чынга ашты. Динара белән моннан бер 3 ел элек инде, әйдә әле Дубайга барып кайтык, дип хыялланган идек. Алдык та, килдек әле менә», – дигән Илмира.