«Гадәттәгечә, эштән чыгып, өйгә кайтып бара идем…»
«Кешеләрне фәрештәләре саклап йөртә, диләр. Бу сүзләр, чыннан да, дөрестер. Үзем белән булган бер хәлне сөйлисем килә.
Кыш булды бу хәл. Сөйгәнем әлеге вакытта армиядә хезмәт итә. Ул кайткач, өйләнешергә уйлыйбыз. Бер көнне эштән соңга калып чыктым. Тышта инде караңгы. Матур итеп кар ява иде, шуңа өйгә кадәр җәяү кайтырга булдым. Юлдан үзебезнең якка борылгач, бераз кеше сирәк була торган урыннан атларга кирәк. Мин, гадәттәгечә, егетемне уйлап, матур хыялларга бирелеп атлыйм. Бервакыт кайдандыр 3 исерек егет килеп чыкты да мине үзләренең машинасына сөйри башлады. Өч егеттән котыла алмаячагымны шунда ук аңладым. Күңелемне коточкыч курку алды. Шул вакытта башка бер уй килде. Безгә моны мәктәптә өйрәткәннәр иде.
— Лайка, Лайка, ко мне! — дип кычкырдым. Аннары тагын да көчлерәк итеп кычкырдым.
Шулвакыт әллә кайдан бик зур, сугышчы токымыннан булган эт килеп чыкты. Ул шунда ук ырылдап теге егетләрнең өстенә сикерде. Теге егетләр тизрәк машиналарына утырып, юкка чыкты.
Бу эт мине капкага кадәр озатып куйды. Мин өйгә йөгереп кереп киттем дә, суыткычтан бер төргәк сосиска алып чыгып, шушы эткә бирдем. Эт сыйланды да китеп барды.
Бу эткә гомер буе рәхмәтле булып яшиячәкмен», — дигән язу калдырган социаль челтәрләрдә бер кыз.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-28/ch-egett-n-kotyla-almayachagymny-shunda-uk-a-ladym-3194975