Әлфинур Хисамованы «Күчтәнәч»кә «Дәү әни» роленә ничек сайлап алганнар?

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкның яраткан, «атказанган» Дәү әнисе — Әлфинур Хисамова булды. Ул «Күчтәнәч» тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы. Әлфинур апа бирегә ничек килеп эләккән, аны ничек сайлап алганнар икән?

«Күчтәнәч» тапшыруы буыннар чылбырын ялгау максаты белән төшерелә башлаган тапшыру. Ул минем иң зур бәхетем. Алып баручыны эзләгәндә, «Менә бит Әлфинур бар, ул дәү әни тәрбиясендә үскән бала, ул эшләп карасын», — дип миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин, чынлап та, дәү әни белән үстем. Ул безгә бер каты сүз әйтмәде, һәрвакыт яклап торды. Мин бу тапшыруга эләгүемне Ходай бүләге итеп кабул иттем. Әнием дә шушы «Күчтәнәч»не ашамый-эчми көтте. Тапшыру беткәч кенә ашарга утыра иде. Безгә бит көненә 100әр хат килгән чаклар бар иде. Шунда миңа олысы да, кечесе дә һәрвакыт Дәү әни дип дәшә башлады…», — дип сөйләде Әлфинур апа.

ТНВ

Бәйле