27 май Казанның “Пирамида” концертлар залында “Чиксез музыка” исеме астында ТМТV телеканалының VIII музыкаль премиясе уздырылды.
Премия елдагыча кызыл келәмнән артистларның эффектлы образларын тәкъдим итүләреннән башланды һәм тантаналы концерт өлеше белән дәвам ителде.
2021 елның TMTV премиясен тапшыру тантанасының кызыл келәменә Иркә сакчы егетләр һәм эт белән чыккан иде. Ул вакытта Иркә сакчылар һәм дүрт аяклы «дусты» белән чыгуын шоу-бизнеста булган тынычсызлык белән аңлатты. Быел исә, кызыл келәмнән үзләренең дүрт аяклы “дуслары” белән Данир Сабиров һәм Дилә Нигъмәтуллина үтте.
Бүләкләү өлешендә алып баручылар составы да үзгә: Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов, Аннсу һәм Рамил Шәрәфиев, Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов – лауреатларны тәкъдим итте, халыкның күңелен күрде.
Концертта халык белеп, танып бетермәгән яшь җырчылар байтак иде, шуңа алар сәхнәгә чыккач, тамашачылар арасында күп сораулар туды.
Аеруча, яратып үз итеп каршы алган җырчылар: Марат Яруллин, Филүс Каһиров, Илнат Фәрхуллин, Илмира Нәгыймова, Рифат Зарипов, Гөлназ Асаева, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар иде.
Сәхнәдә Данир Сабировның күләгәсен күреп алу белән халык дәррәү кул чабып каршы алды, тик Данирның гына юморы билдән түбәнрәк иде, “күкрәкләрен кысам”, “тоткалама” “разведенка” дигәннән ерак китмәде… Сәхнәдәге чыгышы озакка киткәч, тамашачылар арасынннан берәү: “Колагыңның кайсы җиренә операция ясаттың?” дип кызыксынды.
ТМТВ премиясенә ире белән килгән Эльмира Кәлимуллина “Әйтелмәгән сүзем калды сиңа, ачылмаган серем калды җанда”…тынмый бары тик ашкыну канда” дип җыр җырлады.
Социаль челтәрләрдә тудырылган шаян Шәрәпҗан образындагы — Рамил Шәрәповны ТМТV премиясендә күрү — халыкка зур куаныч булды: аның чыгышын тамашачы бик җанланып карады, алкышларга күмде.
Филүс Каһировның “Балаларым” җырын халык тын да алмый тыңлады, җырчыдагы тавыш, моң, үз-үзен тотыш һәм сәхнә бизәлеше — барысы да килешле чыккан.
Легендабыз – Газинур Фәрукшинны сәхнәдә күрү – олы буынга, аеруча, сөенечле иде, олы апалар рәхәтләнеп кушылып җырлап утырды, әле бер апа ахирәтенә: “Олырак җырчылар булса, шәп буласы булган икән” — дип әйтеп тә куйды.
Сәхнәләрдә күптән күренмәгән Шәкүрнең Рината Тэй белән дуэты халыкка көтелмәгән булды, аларның дуэтын, бигрәк тә, урта буын бик яратып кабул итте.
Әнвәр Нургалиевны сәхнәдә күрүләренә, гүзәл затлар, һәрвакыттагыча чиксез шат, башкарган ике җырына да кушылып җырладылар.
Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, Актаныштан блогерлар: Юлия һәм Иршат Нәбиевлар “Гел бергә” җыры белән ТМТV премиясенә лаек булдылар.
Автор-башкаручы Фирүзә ТМТV премиясенә 5 нче тапкыр лаек, быел ул үзенең иҗатына бераз яңалык кертергә булган: поп-рок стилендәге “Бер сүз” җырын башкарды.
ТМТV премиясендә барлыгы 30 артист бүләкләнде, тапшыру тантанасы халыкны ялыктырырлык артык озын да кыска да булмады, оешкан төстә, бер сулышта үтте.
Видеолар монда.