Кичә Юра Шатуновның үлеменә бер ел булган

90 нчы еллардагы йолдызның кинәт үлеме тамашачыларны шаккатырды. Мәрхүм музыкантның гаиләсе һаман да булган хәлгә ышана алмый, әле дә җырчының фанатлары белән аралашудан баш тартмый.

«Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатуновның вафатыннан бүген бер ел булды. Җырчы узган ел Мәскәү янындагы хастаханәдә вафат булды. Аны ял иткән вакытта хәле начараеп, дуслары анда китергән була. Фаҗига турында төрле имеш-мимешләр таралса да, сәбәбе – йөрәк җитешсезлеге булуы ачыкланды.  Җырчының хатыны Светлана әлегә аны югалтуына ышанмый, ә балалары әтиләрен җылы хатирәләр белән искә алалар.

«Фаҗигале көннәрдәге хәлләрне мин бөртекләп искә төшерәм. Бу хакта күз яшьләрсез сөйләү әле дә авыр. Әлегә кадәр Юраның ишек кагып: «Мин дә өйдә,  бәгырьләрем», – дип әйтүен көтәм. Яралар басылмый. Вакыт дәваламый» –  дигән Шатуновның тол хатыны.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116008/

Бәйле