Татарстанда биш көн элек югалган балыкчыны исән килеш тапканнар

Татарстанда узган пәнҗешәмбе көнне Чаллыдан ерак түгел югалган 23 яшьлек ир-ат исән килеш табылган, дип хәбәр итә «Лиза Алерт».

20 июнь көнне егет Мамадышка балык тотарга китә, 15.00 сәгать тирәсендә туганнарына өенә кайтырга җыенуын хәбәр итә, әмма кайтып җитә алмый.

Егетнең “Лада”сын Чаллыдан ерак түгел табалар, машина бәрелгән, әмма хуҗасы янәшәдә булмаган.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yugalyp-bis-kon-ezlagac-tatarstanda-balykcyny-isan-xalda-tapkannar-5872822

Бәйле