Ялдан кабырчыклар алып кайтырга ярыймы?

Эзотериклар сүзенә колак салыгыз.  

Белгечләр аларны өйдә тотмаска киңәш итә. Диңгез кабырчыклары өйгә начар энергетика тарта икән.

Кабырчык — үлгән моллюскның өе бит ул. Өйгә аның мәете калдыкларын алып кайту яхшылыкка түгел икән. Ул талашуларга, конфликтларга, акчасызлыкка сәбәпче була, ди.

Матур кабырчыкны диңгез буеннан үзегез тапкан түгел, ә сатып алган булсагыз, тагын да начаррак. Акча эшләргә теләүчеләр матур кабырчык эчләреннән тере җан иясен алып ташлап, үлемгә дучар итәләр, ә кабырчыгын саталар. Мондый кабырчык бернинди яхшылык та китермәячәк.

Экологлар да кабырчыкларны өйгә ташуга каршы чыга. Алар табигать өчен кирәк.

Ә менә феншуй белгечләре кабырчыклар өйгә начарлык китерми, дип саный. Шуңа үзегез карагыз инде…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-06-27/yaldan-kabyrchyklar-alyp-kaytyrga-ashykmagyz-le-3316334

Бәйле