Татарстанда куркыныч юл һәлакәте: 6 кеше зыян күргән

Мамадышка керү юлында җиңел машина һәм внедорожник катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек Chevrolet Lacetti йөртүчесе тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм каршы полосага очкан. Нәтиҗәдә автомобиль Suzuki Grand Vitara белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе һәм дүрт пассажир, шул исәптән 13 яшьлек бала, җәрәхәтләр алган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117055/

Бәйле