Ятим баланың ризыгына кергән

Күмертау прокуратурасы 44 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Моның сәбәбе булып прокурор тикшерүе материаллары хезмәт итә.

Төбәк күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2017 елның февралендә хатын үз гаиләсенә тәрбиягә бала ала, ул шул ук елның июленнән ай саен туендыручысын югалту буенча пенсия алып килә. 2022 елның августында тәрбиягә бала алган ана фатир сатып ала, моның өчен баланың счетыннан 580 мең сум акча ала һәм алар белән бәянең бер өлешен түли. Әмма ул үсмергә милек хокукында өлеш бүлеп бирми, торакны үзенә генә яздыра.

“Ышанып тапшырылган акчаларны сарыф итү турында хисап биргәндә, җинаятьче максатсыз сарыф итү фактын яшергән. Гаепләнүченең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә балага югарыда күрсәтелгән суммага мөлкәти зыян китерелгән», — дип хәбәр иттеләр Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле булуын таный, акчаларын кире кайтара. Җинаять эше Күмертау районара судына карау өчен җибәрелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-06/yatim-balany-rizygyna-kerg-n-3330010

Бәйле