«Начар гадәтләре булмасын!»

«Салават» җыр театрына бэк-вокалчы кызлар эзләп мөрәҗәгать иткәннәр. Мондый җавапны беркем дә көтмәгән, билгеле.

Салават Фәтхетдинов үзенең социаль челтәр сәхифәсендәге төркемендә игълан куйган:

«Эшләргә теләге, гастрольләргә йөрергә мөмкинлеге булган, начар гадәтләре булмаган, 18-30 яшьлек туташ-ханымнар кирәк. Номер буенча шалтыратулар кабул ителми! Үзегез турында кыскача мәгълүмат, фото, видео юллау мәҗбүри. Резюме, фото һәм видеоларыгызны ватсапка юллагыз».

Шунда ук берәү җавабын да язган:

«Кем барыр икән? Син комсыз бит, аз түлисең, шуңа күрә барысы да синнән кача, бәлки, кешеләр турында бераз уйларсың, ә, Салават? Гомерең буе көрәк белән акча көрисең, ә музыкантларга бик әз түлисең, намусың кайда?

Салаватның мәңге авызлары ерык музыкантлары еллар буена акчасыз эшләгәнгә бер дә охшамаган түгелме соң?!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-07-23/nachar-gad-tl-re-bulmasyn-3351443

Бәйле