Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 35нче юбилей сезон концертлары гөрләп үтә.
Салават абый үзенең хит җырларын яратып башкарган.
– Быелгы концертларымда гомеремдә беренче тапкыр кеше җыры җырлыйм. Сорап алдым үзеннән, рөхсәт белән. Без аның белән дуслар хәзер. Сез аны барыгыз да беләсез – Элвин Грей ул, – ди, һәм “Уфтанма” җырын җырлый башлый.
Моннан тыш концертта халык артистының зоопаркындагы хайваннарны да күрсәткәннәр. Халык Лида, Гөлзада исемле кәҗәләрне күреп, рәхәтләнеп көлгән. Ә бу исә Салават Зәкиевичның төркемендә җырлаучы кызлар исемнәре икән.
–
–

