Озак вакытлы эсселәрдән соң Татарстанда көннәр бераз сүреләчәк. Якшәмбедән башлап көндез +25 градус кына калачак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Төнлә һава температурасы +7…+12гә кадәр суыначак. Яңгырлар яву көтелми, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.
Шимбәгә каршы төндә республикада һава температурасы +14…+19 градус булачак. Иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар явуы бар. Кайбер районнарга ул яшен һәм көчле җил алып килергә мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120461/