- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җомга, 25 августка каршы төндә Татарстанда түбән урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Ттемпература 0 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый синоптиклар. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
25 августта Татарстанның көнбатышында төнге температура +6дан +11 градуска кадәр булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында температура +1°Ска кадәр төшәчәк.
Җомга көнне көндез Татарстанда +16дан +21 градуска кадәр җылыныр дип фаразлана. Явым-төшем көтелми.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120936/
–
–