Кеше организмы эшчәнлегендә йөрәк-кан тамырлары системасының төп роль уйнавын һәркайсыбыз бик яхшы белә. Йөрәкнең бик тә мөһим функциясе – барлык органнар һәм тукымаларны кислород белән туендыру. Ә аның торышына бик күп факторлар йогынты ясый.
Аларның берише, әйтик, экология, стресс, нәселдәнлек кеше ихтыярына бәйле булмаса, кайберләре үзебездән дә тора. Иң элек бу – туклану. Йөрәк сәгать кебек көйле эшләсен өчен нинди эчемлек һәм ризыклардан саграк булырга? Сүзебез шул хакта.
1. Энергетиклар. Мондый эчемлекләрдә кофеин, шикәр һәм консервантлар микъдары бик күп. Аны эчкәч, чыннан да, көч-дәрт артып вакытлыча артып киткәндәй тоела. Әмма бу эчемлек энергия өстәми, бәлки организмны, аерым алганда, йөрәкне үз-үзен аямыйча эшләргә мәҗбүр итә. Шуның аркасында соңыннан организм көчсезләнеп кала, кан басымы “уйный” башлый. Белгечләр энергетик урынына составында кофеин микъдары азрак булган, зарарлы матдәләрдән тормаган эчемлекләр кулланырга киңәш итә. Иң элек бу – чәй һәм кәһвә. Кәһвә әле файдалырак та. Әмма чамасын белеп эчкәндә генә.
2.Хәмер. Шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына җимергеч тәэсир ясый. Шул ук вакытта дарулар яки майлы ризык белән кулланганда, организмга тискәре йогынтысы тагын да көчәя. Дөрес, кайбер хәмернең уңай йогынтысы да юк түгел. Әйтик, аз гына күләмдә көньяк яки шикәрсез кызыл шәраб “кабып кую” кан әйләнешен яхшырта.
3.Тоз. Көненә 3,5-5 грамм күләмендә генә кулланырга киңәш ителә. Ә инде йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, кан басымы югары булудан интегүчеләргә – тагын да азрак күләмдә. Шул ук вакытта тоздан тулысынча баш тартырга ярамый. Ник дигәндә, мондый диета йөрәк өянәге куркынычын китереп чыгарырга мөмкин.
4.Майлы ризык. Майлар организм эчендә мөһим роль уйнаса да, аларның берише – зыянлы. Кайбер продуктлардагы майлар кан тамырлары стеналарында утырып кала. Шунлыктан бик тә хәтәр чирләргә китерердәй атеросклерозга юл ачылырга мөмкин. Шуңа күрә майсыз ит (сыер, тавык ите) ашау хәерле. Ә менә майлы ит – сарык, дуңгыз ите, майда пешерелгән ризыклар белән артыгын мавыгырга ярамый.
5.Ысланган колбаса. Бер яктан, андагы канцероген матдәләр һәм консервантлар, икенче яктан, майлар йөрәккә “суга”. Ысланган ризык кан басымы артуга һәм тромблар хасил итүгә китерергә мөмкин. Моннан тыш мондый продукт бавыр, бөерләргә, калкансыман биз һәм сидек юллары системасына тискәре йогынты ясый.
6.Фаст-фуд. Гамбургер, чизбургер ише ризыклар, беренчедән, түбән сыйфатлы продуктлардан әзерләнелә. Икенчедән, фритюрда кыздыру өчен кулланыла торган майда зарарлы матдәләр күп. Ә алар канда холестерин микъдары артуга китерә. Майдагы зарарлы матдәләр кан тамырларын “тырнап”, аларны көпшәкләндерә. Шуның аркасында кан тамырлары өзелеп шартларга мөмкин хәтта. Бәрәңге һәм кукуруздан чипсы, “кириешки” кебек түбән сыйфатлы кабымлыкларны да фаст-фудка кертергә мөмкин.
7.Шикәр. Күп куллану кан басымы кинәт кенә “сикерүгә” һәм кан тамырлары тараюга китерә. Моннан тыш, нерв системасына начар йогынты ясавы сәбәпле, кәефкә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шикәрнең зыяны энергетик эчемлекләр зыянына охшаш. Аны кулланудан рәхәт булып китсә дә, кайбер органнарның “кирәген бирү”гә сәләтле ул.
Бу зарарлы продуктларны нәрсәләргә алыштырырга? Җиләк-җимешләргә (аеруча банан, гранат һәм цитрус җимешләре файдалы), яшелчәгә (йөрәк өчен иң файдалысы – кызыл чөгендер, сарымсак, суган һәм кабак, кишер), яшел тәмләткечләргә (петрушка, укроп, кориандр һ.б.), кипкән җимешләр һәм чикләвеккә, зәйтүн һәм киндер маена (кан тамырларын чистарта һәм йөрәк мускулларын ныгыта), балыкка.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/33159/