Йоклатып чыгып киткән булган

Уфада яшәүче бер әни баласын мәңгегә югалта язган.

Уфада С. Перовская урамындагы 25/1 нче йортның 3 нче катындагы тәрәзәдән бала егылып төшә. Урынга ашыгыч хезмәтләр килә.

Ашыгыч ярдәм бригадасы малайны дәваханәгә сала.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фатирда бала берүзе булган. Әнисе әйтүенчә, ул улын йоклап яткан килеш калдырган, үзе кибеткә чыккан .

Ә бала уянып, тәрәзәне ачып егылып төшкән.

Балаларны игътибардан бер минутка да калдырырга ярамаганлыкны янә бер искә төшерә бу хәл.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-08-27/yoklatyp-chygyp-kitk-n-bulgan-3407050

Бәйле