Яман шеш белән авыручы артистның акчасы беткәнме әллә?
Салымчылар Анастасия Заворотнюкның бизнесын мәҗбүри ябу турында карар кабул иткән.
Киңкүләм мәгълүматлар чаралары хәбәр иткәнчә, бу актрисаның 2019 елда ачкан бизнесын һаман кулланмавы аркасында килеп чыккан. Мондый салым чишелеше еш очрый икән. Эшкуарлар, 15 ай һәм аннан да озаграк хисап бирмәсә, эшчәнлек өчен лицензияләрен югалтырга мөмкин.
Шулай ук, Анастасиянең зур күләмдә бурычлары да калган. Аларны ул түләргә тиеш.
Мәгълүм булуынча, актрисаның күп акчасы аның дәвалануына китә. Кайбер басмалар хәбәр итүенчә, Заворотнюкның акчасы да бетеп килә. Шуңа күрә дә ул әлегә кадәр бурычларын түләмәгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-21/anastasiya-zavorotnyuk-biznesyn-yugaltkan-3448342 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday