Кайгыдан кылынган хыянәт…

Кеше күңеле — кара урман, гаепләргә ашыкмагыз…  

Сезгә тормышта булган бер хәлне бәян итәбез. Исемнәр үзгәртелде.

Асия улын мәктәптән каршыларга ашыга. Светофор төймәсенә баса һәм юлның теге ягында улын күреп, елмаеп җибәрә. Бала да әнисенә кул болгый һәм сары ут кабыну белән аның каршысына йөгерә.
— Марат, тукта, тукта! — дип кычкыра Асия, ләкин бала як-ягына карамый, әнисе янына омтыла.
Барысы да секунд эчендә була. Сары утка үтеп өлегергә тырышкан машина зур тизлектә Маратны бәрдерә…

Кычкырыш, елаш, ашыгыч ярдәм машинасының үзәк өзгеч тавышы… Асия боларны төшендәгедәй хәтерли. Кемдер аның битенә чапкалый, беләгенә укол кадыйлар…
Асия белән Радикның бердәнбер сабыйлары реанимациядә өч көн үлем белән көрәшә. Үлем җиңә… Бу хәбәрне ишетеп, дәваханәдән чыкканда Асия елый алмый. Ул тирә-яктагыларны бик ишетми башлый, хәрәктәләре акрыная.

Хатын күзе күргән якка китә. Урам буйлап атлый да атлый. Ул бер генә нәрсәне белә — аның өенә кайтасы килми. Анда барысы да Маратны хәтерләтә. Радикны да күрәсе килми, башкаларның кызганулы сүзләрен дә ишетергә теләми.

Кинәт яңгыр ява башлагач, хатын беренче очраган кафега керә һәм буш өстәл артына утыра. Официант аңа килеп дәшә, ләкин бер җавап та ишетмәгәч, гаҗәпләнеп кире китә. Бераздан бер ноктага карап утырган Асия янына бер ир килеп утыра.
— Эчәбезме? — ди ул.
Асия башын гына кага. Бераздан бер сүзсез салганны эчеп утырган хатынны бу ир култыклап алып чыга һәм өенә алып кайта.
Асия бу өйдә ике көн куна. Хатын бу ир белән сөйләшми, аның гамәлләренә каршы килми. Ул нәрсә эшләгәнен аңлап та бетми кебек. Өч көннән соң ир Асияне киендереп, кайтарып җибәрә.

— Син кайда булдың? Баланы җирләргә кирәк… Мин нишләргә дә, нәрсә уйларга да белмәдем! — дип кычкырып каршы ала аны кайгыдан һәм чарасызлыктан шашынган ире.
Асия дәшми. Ул караватына ята һәм бер нокатага текәлә. Ире аны берничек тә торырга, нәрсәдер эшләргә, сөйләшергә мәҗбүр итә алмый.
Берничә көн ашамый, эчми, тормый, юынмый яткан Асиянең туганнары белгечләргә мөрәҗәгать итә. Психиатр ярдәме ала башлагач, Асия бераз вакыттан азрак сөйләшә башлый һәм беркөнне елый-елый иренә барысын да сөйләп бирә.
— Безгә күтәреп булмаслык кайгы килгән көнне син беренче күргән ир янына куна киткәнсең! Мин сине аңламыйм! Мөгаен, беркайчан да аңламаганмындыр… Мондый сөйрәлчек хатын белән яши алмыйм!
Радик әйберләрен җыеп, чыгып китә.

Бераз вакыттан аңа Асиянең психиатры шалтырата һәм сөйләшергә чакыра.
— Асия белән булган хәл психиатрия телендә “реактив халәт” дип атала. Бу психик җәрәхәткә патологик реакция. Реактив депрессия авыр психик җәрәхәткә җавап итеп барлыкка килә. Аерым алганда, якын кешенең үлеменә, сезнең очрактагы кебек, яки авыр тормыш хәленә җавап буларак. Мондый хәлгә психик яктан сәламәт кеше дә тарырга мөмкин, патологик реакция дәвамлылык белән характерлана…
— Сез аның кырын гамәлен яклыйсыз, доктор! — Радик башта бернәрсә дә ишетергә теләми, ләкин бераздан сәләтле белгеч аны хатыны белән сөйләшергә, аңлашырга күндерә.

Зур кайгыдан коточкыч тетрәнү кичергән ике яралы йөрәк бераздан янә кушыла. Радик Асияне аңлый һәм гафу итә. Ә бер елдан аларның сау-сәламәт уллары туа.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-09-28/kaygydan-kylyngan-hyyan-t-3458008

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле