Авылда чыккан янгында ана белән 11 айлык баласы һәлак булган

Бүген иртән Башкортстанның Зилаир районы Зилаир авылындагы Столичная урамындагы өч фатирлы йортта янгын чыккан.

Коткаручылар янгын сүндерү барышында 1986 нчы елгы яшь ана һәм аның 11 айлык кызы мәетенә тап булган. Янгын чыкканда, фатирда баланың әбисе дә булган, анысы өйдән вакытында чыгып китәргә өлгергән, дип хәбәр ителгән республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Янгынны сүндерүгә 13 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителгән. Махсус хезмәтләрнең һәм хокук саклау органнарының гамәлләрен җайга салу өчен, шундук Зилаир районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Тимур Кашкаров килеп җиткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

чыганак: https://www.bashinform.ru/news/law/2023-10-02/v-bashkirii-pri-pozhare-pogibli-mat-s-godovaloy-dochkoy-3461602
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле