«Үземнең әти-әнием турында ишетәсем дә килми».
«Миңа 7 яшь булганда әти белән әни мине балалар йортыннан алды. Бу вакытта аларның инде ике баласы бар иде. Мин алар белән бик яхшы яшәдем. Берәү дә мине мыскыл итмәде, мине үзләренеке кебек яраттылар. Үземнең әти-әнием турында ишетәсем дә килми. Кеше нинди генә авыр хәлдә калса да үз баласын язмыш сынавына ташламый. Хәтта хайваннар дөньясында да шулай. Яңа гаиләмдә әти-әни һәм аларның балалары белән аңлашылмаучанлыклар булды, тик мине беркем дә беркайчан кыйнамады. Бу тормышта миңа очраганнары һәм миңа ярдәм иткәннәре өчен аларга бик рәхмәтлемен.
Хәзер миңа 30 яшь. Ирем белән, шулай ук, балалар йортыннан бер бала аласыбыз килә. Әмма күңелдә бик зур курку хисе. Әти-әнием мине алырга килгәндә шундый ук халәттә булганын хәзер аңлыйм. Мин дөрес эшлимме икән? Ятим баланың күңеле болай да китек була, мин аңа тиешле мәхәббәт бирә алырмынмы?» — дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.
Тәрбиягә алынган балаларның бик азы гына яңа гаиләдә бәхетле булуын әйтә. Бәлки аларга, чыннан да, начар мөнәсәбәт күрсәтәләрдер, ә бәлки алар тормыш куйган сынаулардан үз-үзен шулай тотадыр. Бу ханымга нинди киңәш бирер идегез?
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-10-04/bala-alyp-t-rbiyalisem-kil-3464622 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday