Фидан Гафаров никахтан читтә туган кызының хатыны Фәридә апа белән мөнәсәбәтләре турында ниләр сөйли?
— Читтә баласы туса, күпләр моны яшерә. Ә мин бу гамәлем белән дә үрнәк. Иртәме-соңмы, ул бала әтисен сораячак, аның кемлеген белеп, үпкәләп үсәчәк. Баланың ни гаебе бар? Минем дә, ул бала ничек яши икән, ашарына ризыгы бармы, өс-башы җитешме, дип сыкранып, сызланып яшисем килмәде. Аннары, Фәридә апаң исән чагында ук гел кыз бала табарга кызыкты. Ир балалар бит — икенче, кыз бала булышыр иде, дигәндер.
“Әле дә соң түгел, бәлки, берәр яшьрәк бичә белән мәтәштерермен”, – дисәм, “Үзең кара инде, Фидан, туса — артык түгел”, – диде. Бу — Фәридә апагызның үз теленән төшкән сүз. Яшереп йөрмәдем, беренче аңа кайтып әйттем. Үз каным икәнлегенә шикләнмәдем, ә менә Фәридәнең ышанасы килеп, ике мәртәбә ДНК ясаттык.
Ул да Самираны бик яратты. Җәй буе без авылда идек, Уфага йөреп эшләдем. Самира белән Фәридә икесе өйдә калалар иде, әни белән кыз кебек сөйләшәләр, Самираны ул куеныннан да чыгармады, — дип әйткән ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-11-18/balany-ni-gaebe-bar-3526550 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday