Нигә Алия Ришатка үпкәләп йөргән?

Сәбәбе җитди булган шул…

Бу көннәрдә Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин туган як тамашачысына яңа концерт программасын тәкъдим итә. Әти булачак көнен дулкынланып көткән артист гаилә хәлләрен «Туган тел» каналындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага болай сөйләгән:

«Йөргән дәвердә Алиягә «яратам» дип әйткәнем булмады. Нигәдер мин бу адымга бик җаваплы карадым. Син бит гомер буе яшәячәк кешеңне, балаларыңның булачак әнисен сайлыйсың. Бу сорауга бик җитди карадым, шуңа сузылды да. Тәкъдим ясаганнан соң гына мин Алиягә «яратам» дип әйттем. Ул шуның белән кадерле дә. Алия миңа үпкәләп тә йөрде әле, «яратам» дип әйткәнең юк, дип. Аны әйтергә түгел, сизәргә кирәк. Мәхәббәт ул күңелдә булырга тиеш.

Алия гафу итсен, «сынадым» дип әйтү – килешә торган сүз түгел. Ләкин шулай килеп чыкты инде. Абыйның 3 баласы туганда, минем гаиләле буласы килү хисләрем юк иде әле. Ә менә сеңлем Айгөлнең кызы тугач, миндә балага кызыксыну уянды, үземнең дә әти буласым килә башлады. Өйләнү турында да уйлана башладым», – дигән ул.

Сайланган инде егет. Әмма, бәхеткә, сазга батмаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-05/aliya-rishatka-pk-l-p-y-rg-n-3669073

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле