Бу хәл мунчада булган…
Башкортстанда, Михайловка авылында бергә яшәүче хатын белән ир-егет арасында исерек хәлдә низаг килеп чыккан. Урындагы суд мәгълүматлары буенча, “кызган” ир сүздән тукмауга күчкән. Нәтиҗәдә, ул хатынын үтергәнче кыйнаган.
Бу хәл узган елның ноябрендә булган, суд карар чыгарган. Ир-егет үз гаебен таныган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 8 елга каты режимлы төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2024-04-04/hatynyn-terg-nche-kyynagan-3715182
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday