Бүген кич Татарстанның Яшел Үзән районы Түбән Вязовые бистәсендә үсмер малай батып үлгән. Бу хакта район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачыкланганча, өч дус, су коенырга дип, Кристальный елгасына бара. Малайларның берсе сөйләвенчә, үсмер суга сикерә, тончыга һәм судан кире йөзеп чыкмый. Малайның үле гәүдәсен судан бу урында булган җирле кеше алып чыга.
Әлеге урынның су коену өчен яраклы булмавы билгеле. Биредә коену тыелганлыгы турында аншлаглар урнаштырылган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144411/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday