Җәвит Шакиров, концертлар булмаганда, акча эшләү ысулын тапкан

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа шөгыле турында хәбәр иткән.   «Заказлар кабул итәм» дип язган артистка үз йортлары белән яшәүче сәхнәдәшләреннән заказлар да килә башлаган. Табышлы шөгыль тапканга охшап тора…

«Эшем белән мактаныйм әле. Менә дусларга килдем. Минем бакчадагы туя агачларын күрделәр дә, «безгә дә ясап бир әле» диделәр. Менә шундый шедервлар ясап куйдым. Ошагандырмы, юктырмы, матур инде. Туялар кыш көне бик сынганнар, формаларын бик туры китереп булмый. Әле үсеп киткәч матураячак. Минем бүгенге хезмәтем», – сөйли артист.

«Безгә дә кирәк. Ничә сум?» – дип язган Булат Бәйрәмовны «түләп бетерә алмыйсың» дип куркыткан әле юморист.

Артистның кулыннан килмәгән эше юклыгына сокланучылар да бар. «Барысын да булдырасың! Осталардан хәтта уздырасың!» – дип комментарий калдырганнар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/avit-sakirov-koncertlar-bulmaganda-akca-eslau-ysulyn-tapkan-maktanyim-ale-5866832

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле