Ришат Төхвәтуллин туган авылында куелачак концертның ни өчен түләүле булуын аңлаткан.
Ришат Төхвәтуллин июльдә туган авылында – Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар.
-
Ришат, Сез туган авылыгызда уздырачак концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.
-
Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотынылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.
-
Мин дә шулай дип уйлыйм. Илдар Хәкимов үзенең авылында ел саен бушлай концерт куя, – дип тә җөпләгән бу теманы икенче берәү.
-
Безнең – башка максат. Без ДЦП авырулы балаларга булышабыз, акчаның бер өлешен мәчеткә бирәбез, балалар бакчасына ярдәм иттек, авыл мәдәният йортына ярдәм күрсәттек, минемчә, бу – яхшы идея. Һәм болар бөтенесе 500әр сумга, – дип аңлаткан Ришат Төхвәтуллин.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-07-02/ildar-bushlay-kontsert-kuya-rishat-t-l-t-3831871 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday