«Артур балалар белән китте…»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркәнең ире махсус хәрби операциядән чираттагы ялына кайткан.

Әле ул өлкән кызы Айсылу  белән икәү генә калган. Кечкенә кызлары әтиләре белән ялга киткән. Артур Интернетка чыгаруны яратмый икән. Кайтуын әйтергә, куярга кушмаган. Анда мин генә түгел бит, күп кеше шунда, дигән.

«Балаларны алып, бүгенге көндә алар өчәүләп, рәхәтләнеп Сочида ял итәләр. Балалар бик канәгать, Артур үзе дә бик бәхетле. Безнең барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйли Иркә социаль челтәрдә.

Иркә иҗатын да, шәхси тормышын да тигез алып барырга тырышуын әйтә.

«Бөтен гомеремне иҗатка гына биргән булсам, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, популяррак та булыр идем, әмма мин эшемне дә, шәхси тормышымны да параллель алып барырга тырыштым, Аллаһка шөкер. Икесе дә нормально гына килеп чыкты, җинел булмаса да. Менә дигән балаларыбыз бар, Аллаһка шөкер. Мин тормыштан бик канәгать. Аллаһы Тәгаләгә дә бик рәхмәтле булып яшим», – ди  Иркә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/irkanen-ire-xarbi-operaciyadan-kaitkan-ike-kyzy-belan-gena-yalga-kitkan-5867162

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле