Татарстан табиблары баш миендә кан тамыры шартлаган хатын-кызны үлемнән коткарган

Яшел Үзәннән 38 яшьлек хатын-кыз апрель азагында кинәт кенә аңын югалткан. Район үзәк хастаханәсенә аны кома халәтендә алып килгәннәр. Табиблар сырхауны бик тиз генә Республика үзәк хастаханәсенә китергән.

РКБ табиблары аны шундук дәвалауга керешкән. Белгечләр сырхауның, аневризмасы (кан тамырының бүлтәеп чыгуы) шартлау сәбәпле, баш миенә кан савуын аңлаган-аңлавын. Тик менә “әкрен хәрәкәткә китерелүче бомба”ның тәгаен кайда шартлавын шундук билгели алмаган.

Дүртенче тәүлеккә киткәч, хатын-кызның хәле кинәт начарайган һәм баш мие шешә башлаган. Аны шешүдән дәвалап, бер үк вакытта аневризманың шартлау урынын эзләүне дәвам иткәннәр. Тикшеренү барышында белгечләр тагын бер аневризма тапканнар. Медиклар аңа махсус спираль урнаштырып, шартлаганын эзләүдән туктамаганнар.

Белгечләр МРТ аппаратында берничә көн тикшергәннән соң, ниһаять, кан тамырының шартлаган урынын тапкан. Аневризма баш миенең алгы артериясендә булган. Аңа шундук стент урнаштырганнар. Шуннан соң сырхауны тернәкләндерү эшләре башланган. Ике айдан соң реанимациядән гомуми палатага чыгарганнар. Сырхау июнь ахырында бик көчле чирдән соң тәүге тапкыр мөстәкыйль рәвештә аягына баскан. Ә инде берничә көн элек сөйләшә башлаган.

Әмма аңа бик озак реабилитация узарга кирәк булачак әле.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/vrachi-rkb-tatarstana-spasli-zhenshhinu-u-kotoroj-rvanula-a
nevrizma-v-mozge

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле