Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре ялган дарулар сату белән шөгыльләнүче оешкан төркемнең эзенә төшкән. Җинаятьчеләрнең шул гамәле аркасында дүрт баланың гомере өзелгән.
Бу бәндәләргә “Оешкан төркемнең балигъ булмаганнарның үлеменә китергән ялган дарулар сатуы турында” статья буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта “фальшивка” сатуны оештыручы ике кешене эзлиләр.
чыганак: https://ria.ru/20240724/kuban-1961747077.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday