Казан поезды һәлакәткә очрый

«Казан — Адлер» пассажир поезды Волгоград өлкәсенең Котельников районында рельслардан төшкән.

Беренче мәгълүматлар буенча, поезд «КамАЗ» самосвалы белән бәрелешкән, поезд рельслардан ауган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Һәлакәт урынында булучылар сүзләренчә, кырда вагоннар авып ята, алардан кешеләр чыга. Вагоннар арасында йөк машинасы кузовы күренә, аның йөртүчесе поезд алдыннан узып китәргә теләгән. Беренче мәгълүматлар буенча, авария нәкъ шул машина аркасында килеп чыккан.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-adlerga-bara-torgan-passazirlar-poezdy-volgograd-olkasenda-halakatka-yulykkan-5891122

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле