25 июльдә Санкт-Петербургның Колпино районындагы балалар мәйданчыгында 47 яшьлек ир-ат 10 яшьлек кызга пневматик пистолеттан аткан. Суд бу бәндәне сак астына алу турында карар чыгарган.
Баланың күкрәгенә зыян килгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Пневматик пистолеттан аткан адәм үтерү омтылышында гаепләнелә. Гадәттән тыш хәлне тикшерү дәвам итә.
чыганак: https://ria.ru/20240801/peterburg-1963522618.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday