“Улымны өйләндереп булмый…”

“Бу нинди замана?!”
“Улыма 31 яшь. Программист, өйдән эшли. Бер кыз белән дә йөрми. Алдына ашарга китереп куйсаң – ашый, ашатмасаң утыра. Чәчең үскән – кистер, мунчада юынып чык, дип талкып торырга кирәк. Акчаны әйбәт эшли, миңа: “Әни, җитте, эшләмә, ял ит”, – дип үгетли. Путевкалар алып бирә. Ә мин кеше белән аралашмый яши алмыйм. Ярый мин, ә ул нәрсә эшләр? Өйләнергә кирәк дисәм – нигә кирәк ул, ди. Миңа оныклар кирәк дисәм, – нәрсәгә, ди. Үзенең дөньясында яшәп тик ята шулай. Искиткеч замана җитте бит! Элек яшьләрне өйдә тотып булмый иде. Ә хәзер алар бер-берсе белән дә кызыксынмый…”
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-02/ulymny-yl-nderep-bulmyy-3871193

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле