«Ирем башка хатын-кыз янында вафат булды…»

«Мин аның икенче гаиләсе барлыгын сизмәдем дә…»

«Бер ел элек иремне югалттым. Шуннан алып кара көннәрем башланды. Матур итеп 15 ел яшәп калдык. Үземне иң бәхетле итеп күрә идем. Иреңне югалт авыр, бик авыр. Әмма аның икенче хатын түшәгендә ятып үлүе минем өчен шок булды. Мин аның икенче гаиләсе бар икәнен белмәдем дә… Уртак йорт, бала, ирем аларны тулысынча тәэмин иткән… Мин хәтта сизмәдем дә! Кайчан өлгергән?! Артык чыгып йөргәне дә булмады бит.

Психологка да йөреп карадым. Ярдәм итми. Эш шунда — мин аның үлгәненә кайгырмыйм, хыянәте үзәкне өзә… Алай ярамый икәнен беләм. Шуңа куркыныч. Үзем белән берни дә эшли алмыйм. Үземне шулкадәр гөнаһлы итеп тоям. Мондый йөк белән ничек яшәргә? Уйланып, иремә нәфрәт белән йоклап китәм, шулай ук уянам…»

Бу хатынга бик зур психологик ярдәм кирәклеге сизелеп тора. Чыннан да, тормышның ямен ничек яңадан күрә башларга аңа?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-02/irem-bashka-hatyn-kyz-yanynda-vafat-buldy-3871187

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле