Татарстанда 15 яшьлек питбайкер атка бәрелеп һәлак булган

Татарстан прокуратурасы 15 яшьлек үсмер һәлак булган урыннан видео урнаштырган. Кичә ул питбайкта атка бәрелеп үлгән.

Кадрлардан күренгәнчә, юл кырыенда җәймә белән капланган бала мәете ята. Янәшәсендә – яньчелгән мотоцикл.

Фаҗига пәнҗешәмбе – 9 августта Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, питбайкка утырган 15 яшьлек үсмер атка бәрелеп үлгән.

 

чыганак: https://chistopol-rt.ru/news/proisshestviya/v-leninogorskom-raione-podrostok-pogib-na-pitbaike

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле