«Уңган килен булып кыланам…»

Гөлназ Асаева ире һәм кызы белән тормыш иптәшенең авылына кайткан. Вильданның туганнары Гөлназны «безнең усал киленебез» дип йөртә икән.

«Без Вильданның авылында. Уңган килен булып кыланам», – дип язган ул үзе савыт-саба юганда төшерелгән видеосына. «Мин хәтта савыт-саба юа беләм, «прикиньте», – дип тә өстәгән. Аннан янында каенанасы күренә. «Мине «безнең усал киленебез» дип йөртәләр», – дип өсти Асаева.

Вильдан ягыннан туганнарын, каенатасын, җизнәсен дә күрсәтте. «Бу — минем каената. «Красавчик», әйеме?» – дип, мактап та ала «усал килен».

«Килендәш кайтты. Мин инде ирекле, тәмле әйберләр ашап йөрим. Вак бәлеш ясадык, шундый уңган безнең бәләкәй киленебез», – ди Гөлназ, авыл хәлләре белән таныштырып.

чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-irenen-tugan-avylynda-mine-beznen-usal-kilenebez-dip-iortalar-5867850

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле