Каен яфрагы ябыктыра, диләр…

Анда кеше организмы өчен файдалы микроэлементлар бар.
Каенның бөресеннән алып, тамырына кадәр диярлек дәвалау үзлекләренә ия. Каен яфрагында кеше организмы өчен искиткеч файдалы булган бик күп микроэлементлар, биологик актив матдәләр бар. Бигрәк тә иммунитетны ныгыту өчен аскорбин кислотасы, С витамины күп. Каен яфрагында C витамины гөлҗимешкә караганда да күбрәк дип исәпләнә.

Моннан тыш бу яфраклар матдәләр алмашын яхшырта һәм ябыктыра. Чөнки аларда никотин кислотасы күп. Глютамин кислотасы мускуллар эшчәнлеген яхшырта, аларны үстерә. Фруктоза һәм аминоуксус кислотасы организмга кирәкле минералларны үзләштерергә булыша, стресслардан саклый, нерв системасын җайга сала.

Каен яфрагы әчкелтем булганлыктан ул аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә, ашкайнатуны җайга сала.

Каен яфракларын, гадәттә, башка үләннәр белән берлектә кулланалар. Бигрәк тә салкын тию, ялкынсыну булганда ярдәм итә. Каен яфрагы урология һәм нефрологиядә бөерләр ялкынсынганда киң кулланыла. Шулай ук сидек юлларын дезинфекцияләү (цистит, нефрит) һәм бөерләрдә, сидек юлларында таш булса каен яфрагы ярдәм итә дип санала.

Әлбәттә теләсә кайсы дару үләне кебек үк, каен яфрагын да бөтен кешегә дә кулланырга ярамый. Мисал өчен, каен серкәсенә аллергия булганнарга; ашкайнату системасында җәрәхәт булса; сидек бүлеп чыгару системасына эләккән инфекцияләр кискенләшкәндә каен яфрагы белән дәваланырга киңәш ителми.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2024-08-14/st-rletamakta-k-p-katly-yortta-ni-s-b-ple-gaz-shartlagany-bilgele-3884670

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле