«Ирем начар авыру эләктергән…»

«Миңа да йоктырды…»

«Шундый хәлгә калырмын, дип уйламаган идем. Ирем читтә эшли. Өч ай саен кайта. Яратышып өйләнештек. Ике малай үстерәбез. Ул кайтып киткәч, гинекологка бардым. Авырга калганымны сизенә инем. Кыз табасы килә бит. Анализлар әзер булгач, миндә бер авыру таптылар. Азгын бичәләр авыруы. Оятымнан җир тишегенә керә яздым. Иремә бер хыянәт иткәнем булмады. Телефоннан барысын да әйтеп беттем. Гафу үтенә, мин монда егетләр өйрәткәнчә үземә укол ясап йөрдем, үткән ул авыру, дип уйлаган идем, ди… Исе дә китми. Оялмый да!

Әллә минем «ложный беременность» булып чыкты. Дәваланып йөрим. Табиб ярый бу куркыныч авыру түгел, күңелле хәл түгел, әлбәттә. Ирләр бөтенләй түзә алмый, уколлар белән авыруны «глушить» иткән инде. Дәваланырга кирәк, ди.

Кая аны дәвалау?! Кайту белән аерылыйммы икән, дип уйлыйм. Балаларымны кызганам, әтиләрен нык яраталар. Их, ирләр бөтенләй башыгыз эшләми шул!»

Хат авторы белән килешми булмый шул… Балаларны әтисеннән аеру дөрес түгел, хыянәтче белән яшәп булмый. Нишләргә?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-08-15/irem-nachar-avyru-el-kterg-n-3886501

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле