Чипсы һәм фри бәрәңгесенең организмга ничек тәэсир итә?

Чипсы, бургер, фри бәрәңгесе ише фастфудка мөкиббән китү, баш миенә йогынты ясап, юньлегә илтми. РОСБИОТЕХ университеты белгече Максим Ефимов шул хакта белдергән.

Аның сүзләренә караганда, җитештерүчеләр мондый ризыкларга тәмләткечләр өсти, ә алар, баш миенә тәэсир итеп, организмда бәйлелек китереп чыгара.

Белгеч кисәтеп әйткәнчә, фастфуд дөрес туклануга якын да килми. Бигрәк тә натрий глутоматы зур хәтәр белән яный. Фастфудта ул сыйфатсыз ризыкларга тәм кертү өчен кулланыла. Чыннан да, ул ризыкны тәмләндерә. Шул ук вакытта симерүгә китерә, күзләргә һәм сулыш органнарына зыян сала.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/uchenye-rasskazali-kak-chipsy-i-fastfud-vliyayut-na-nash-organizm

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле