71 яшьлек ир-атны сусаклагыч шлюзы «суырган»

Башкортстанның Мәләвез районында пенсионер ир-атны Нугуш сусаклагычының ачык затворы “суырган”.

Хәзерге вакытта водолазлар 71 яшьлек ир-атның мәетен эзлиләр. Әлеге ир-ат, кисәтү билгеләренә игътибар итмәстән, тыелган урында су коенмакчы булган. Сүз уңаеннан, быел июль аенда Башкортстанда Агыйдел елгасында да шундый ук фаҗига килеп чыккан. Агыйделдә су коенган чагында 7 яшьлек малайны шлюз “суырып” алган. Бала һәлак булган.

чыганак: https://t.me/rb_russia/20612

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле