Әбиләр чуагы кайчан булыр?

Яңгырлар озаккарак сузылды, күңел җылы тели. Җәйнең икенче яртысында эссе көннәр булмас та тоела инде. Шуңа күрәдерме, әбиләр чуагын ук көтә башладык. Анысы кайчан килер? Ә көз нинди булыр?

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әбиләр чуагына кадәр җәйнең ахыргы җылысы бар дип тынычландыра.

– Яңгырлар озакка сузылды инде, нишләтәсең. Икенче атна урталарында көннәр әйбәтләнер ул. Атна-ун көн матур көннәр булыр, – ди Әмир Шәрәфиев. – Кышын бураннар булды. Аның урак чорына туры киләчәген яз көне үк фаразлаган идем. Әбиләр чуагын сентябрь уртасыннан соң көтегез. Аның булмыйча калганы юк. Кайчак кыска була, кайчак яңгыр белән аралашырга да мөмкин. Башка вакытта августта урак вакытында эссе көннәр була иде. Быел юк. Табигать шундый инде ул. Яңгыр яугач, 4–5 ел рәттән көннең суытуы күзәтелде. Бу үсемлекләр үсешен дә тоткарлый, туфракка да файдага түгел. Быел андый нәрсә юк. Яңгыр яуса да, парлы, җылы. Гөмбә дә күп бит. Бар әйбер дә уңды. Әмма ашлыкны югалту гына күңелне әрнетә. Игеннәр бик матур булып өлгерде. Без Киров өлкәсе, Кукмара районы чигендә яшибез. Аларның басуларын да карап йөрдем. Яңгырдан соң башакларның, кибеп, комбайн җыя башлагач, бөгелә торган гадәте бар. Комбайн төртүгә, шырт итеп сына да җиргә төшеп китә. Ашлык комбайнга кермәгәч, югала дигән сүз.

Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, быел көз әйбәт булачак. Матур көннәр сентябрьгә калачак. Әмма кырау да төшәр. Ул инде 14 сентябрьдән соң ук күренергә мөмкин. Көз үз вакыты белән килер, аннан кышы да көттермәс.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149325/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле