Ильмира Нәгыймова без мәҗлестә көтелмәгән хәлгә юлыккан. Ул күзен йомып җырлап торганда, аның кул астына бер ир-ат килеп кергән.
Нәгыймова «Шут малай» дигән җырын башкара. Шул вакытта аның белән фотога төшәргә теләгән ир аның янына килеп баса. Күзләрен йома-йома җырлаган Ильмира бу ирне муеныннан ялгыш эләктереп ала.
«Күзне йомган идем, бәрдем», – дип аңлата бу хәлне Ильмира.
Аннары шушы видеоны урнаштырып: «Болай да була. Сак булыгыз, мин җырлаганда яныма килмәгез», – дип кисәткән тамашачысын Нәгыймова
чыганак: https://intertat.tatar/news/ilmira-nagyimova-min-yrlaganda-yanyma-kilmagez-5867913 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday