Баланы уку елына ничек әзерләргә?

Уку елы башланыр алдыннан баланы алдан ук дөрес режимга күчерү мөһим. Бу турыда Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтендә (Роспотребнадзор) сөйләделәр.

Моны исәпкә алу беренче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен аеруча мөһим, чөнки бала өчен режим гына түгел, ә яшәү урыны да, эшчәнлек төре дә үзгәрә, диделәр ведомствода.

Мәктәп расписаниесенә туры килә торган көн режимын дәресләр башланырга ике атна кала башларга кирәк, дип билгеләп үтелә.

Анда йокларга яту һәм торуның, йокы дәвамлыгының төгәл сәгатен билгеләргә, шулай ук өй эшләрен башкару һәм саф һавада йөрү өчен билгеләнгән сәгатьләрне карарга кирәк. Баланың ялы өчен вакыт бүлеп бирү мөһим, диделәр Роспотребнадзорда.

Шул ук вакытта тәртипне балаларның физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып формалаштырырга кирәк.

чыганак: https://www.rospotrebnadzor.ru/about/info/news/news_details.php?ELEMENT_ID=28212

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле