Театрның парлы артистлары икенче тапкыр әти-әни булган

Кариев театры артистлары Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар икенче тапкыр әти-әни булган.

Гаиләләрендә үсеп килүче бер егеткә иптәшкә алар сеңлекәш алып кайткан. Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Рузанна хәбәр итә. «Кызыбыз туды», – дип яза һәм бәбине бала табу йортыннан өйгә алып кайту мизгелләренең фотолары белән уртаклаша ул.

Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар гаиләсен әлеге куанычлы вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

чыганак: https://intertat.tatar/news/babi-tudy-teatrnyn-parly-artistlary-ikence-tapkyr-ati-ani-bulgan-5867974

Бәйле